Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Юлы – чиста, халкы – шат

“Яңа Җөлби әллә ни зур түгел, нибары 25 хуҗалык бар бездә”, – ди биредә яшәүче Зиннур Насибуллин

Халык саны кимесә дә, киләчәккә өмет белән яшиләр биредә.

Шулай “яшәүче” дип ассызыклавым юкка түгел, чөнки озак еллар шәһәрдә яшәп, бирегә кайтып төпләнүенә әле 12 ел гына. Әле дә Казанга барыпкайтып эшләп йөри ул. Ә авылны искә алганбыз икән, аның элегрәк 200 хуҗалыктан торуын да язып узу дөрес булыр. Хәер, элек – “урбанизация” чорына кадәр, барлык авыллар да диярлек 5-6 тапкырга зуррак булганнар. Ә без Яңа Җөлби турындагы мәкаләне дәвам итик.

– Гадәттә, “Җәен бик күңелле безнең авылда”, диюене ишетергә туры килә. Ә бездә җәен дә, кышын да бик рәхәт. Тормыш алып бару уңайлы бездә, – ди әңгәмәдәшем.Яңа Җөлбинең тирә-ягы тоташ яшеллектән тора, табигатьнең үзе дияргә була бу авылны.

Кышын әнә шул коры елгалар кырыеннан рәхәтләнеп чаңгыда шуарга була. Әмма кар мул явып, буран котырса ни хәлләр була икән монда?

– Олы юлны гел чистартып торалар, ул “ялт” итеп тора. Үз эшләрен җиренә җиткереп, тиешенчә башкаручыларга рәхмәттән башка сүз юк. Ул гына түгел, авылдагы тыкрыкларга кадәр гел чиста безнең. Менә монысы – авылдашыбыз Ленар Гарипов хезмәте. Бөтен авыл белән аңа рәхмәт укыйбыз, – ди Зиннур Насибуллин.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев