Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Уч төбендә - Әтнәм сулышы

“Иң тыныч, уңайлы эш – зәб сукасы”

Үзара әңгәмәдә “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгының алдынгы тракторчыларның берсе Рамил Гарипов әнә шундый фикер әйтте.

“Мәңгәр” күмәк хуҗалыгында булып, зәб сукасы барышы белән таныштык.

Күмәк хуҗалыкның Арча районы Орнашбаш авылы белән чиктәш басуында кызу эш өсте. Баш агроном Ирек Хәбибуллин да биредә. Әлеге 91 гектарлы сабан бодае басуын тирәнтен эшкәрткәннәр, шул басуның читләрен сукалыйлар. Бу эшне “К-742” тракторында Рамил Гарипов башкара.

– Тагын бер 40 гектарлы, тирес түккән басуны эшлисе бар. Яңгыр яумаса, шушы көннәрдә анысын да төгәлләрбез дип өметләнәбез, –ди баш белгеч.

Тракторларның егәрлеген, эшләү куәтен күзаллаган хәлдә, моның шулай буласына шик уянмый. Монысын шуңа язуым, район кабат оешкан һәм әле аннан соңгы елларда да зәбтә төп көч – сука таккан “ДТ” тракторлары булды. Аннан эстафетаны “МТЗ1221”ләр кабул итте. Ә биредәге “К-742” һәм “AXION” тракторлары алардан да куәтлерәк. Агроном белән шул хакта да сөйләштек.

– Болар белән тәүлегенә 50 гектар: бер сменага 25 гектар чамасы җир эшкәртеп була. “МТЗ” бер сменада 10 гектар тирәсе эшли, – ди ул.

“Мәңгәр”нең басу-кырларын ике сменада “К-742”, шулай ук “К-700” тракторларында Әтнә техникумында укучы улы белән, ә бүген бу эшне үзе генә башкаручы Рамил Гарипов, Илнур Шиһапов һәм Илнар Җәләлетдинов, “AXION”да Зөлфәт Мөхәмәтҗанов һәм Зөлфәт Гыйлемханов әйләнгән.

Тулырак газета битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев