Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Уч төбендә - Әтнәм сулышы

«Театрга вакытлыча гына, дип кайткан кеше мин»

Зөһрә Мөхәммәтгалиева Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының яшь актрисаларыннан берсе

«Уч төбендә – Әтнәм сулышы» проекты кысаларында театр артистлары белән таныштыруны башлап җибәрәбез. Беренче әңгәмәдәшебез – Зөһрә.

– Зөһрә, иң элек үзең белән таныштыр әле? Әтнә театрына нинди җилләр ташлады үзеңне?

– Мин үзем Арча районы Кушлавыч авылыннан. 9 сыйныфны тәмамлагач, театр училищесына укырга кердем. Остазым Илдар Хәйруллин. Аннары минем хыялым бар иде – биергә. Мәдәният институтына барып, хореография бүлегенә укырга теләк белдердем. Һәм анда “Сәйдәш” бию ансамблендә эшләп алдым. Бию буенча минем бернинди белемем дә юк иде. Гади авыл баласы. Тик аннан китәргә туры килде. Чөнки миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясадылар. Кияүгә чыккач, андый җирдә эшләп булмый. Ирем дә авылныкы. Берзаман мин эшсез калдым. Һәм миңа Ленур Илфирович шалтырата. “Син безнең як кызы икән, ди. Безнең театрга кайтып эшләргә теләгең юкмы?” ди. Ә мин юк, дидем. Ул вакытта авылга кайтасы килми, шәһәрдә каласы килә. Һәм мин вакытлыча гына эшләргә дип кайттым. Эшләсәм дә, вакытлыча гына.

– Һәм вакытлыча гына дип кайтканга ничә ел узып киткән?

– Алты ел.

– Зөһрә нигә театр училищесына укырга кердең? Башка хыялың юк идеме соң?

– Бар. Минем хыял хореография училищесына укырга керү иде. Кызганыч, мин анда керә алмадым. Мин училищега 9 сыйныфны тәмамлагач бардым Ә анда 7 сыйныфтан соң алалар иде. Анда тагын плюс ике ел укыталар иде. Ике елны бушка уздырмыйм дип, театр училищесына укырга кердем. Укырга кергәнче, әзерлек курсларына йөрдем. Училищеда белем алган еллар иң күңелле чорлар. Искиткеч рәхәт вакытлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев