Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанның 17 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Гадәттән тыш хәл режимы 3 августтан алып махсус карар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә булачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән республиканың 17 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Гадәттән тыш хәл режимы 3 августтан алып махсус карар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә булачак, диелә документта.

Боерыктан күренгәнчә, республиканың Азнакай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнарында корылык хөкем сөрә.

Муниципалитетлар, шулай ук Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә биш көн эчендә гадәттән тыш хәлнең аяныч нәтиҗәләрен бетерү буенча тиешле чаралар әзерләргә йөкләмә бирелгән. Борыкның үтәлешенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җаваплы.

Моңа кадәр традицион республика киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовреспубликаның 17 районында теркәлгән туфрак һәм атмосферадагы корылык хакында искәрткән иде. Аның сүзләренчә, җәен республиканың кайбер районнарында уртача явым-төшем күләме 163 миллиметр урынына 40 миллиметр гына тәшкил иткән. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/07/169228/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев