Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Ветеринария

Кош гриппы да куркыныч

Белгеч кисәтә

Соңгы елларда кош гриппы киң таралды. Авыру коштан грипп башка сәламәт булганына да тиз күчә. Шәхси хуҗалыкларда тавык, үрдәк, каз hәм күркә асраучылар ветеринар-санитар таләпләрне үтәргә тиеш.

    Кош-корт асрау өчен сарай hәм аның янындагы әйләнә-тирә чиста булырга тиеш. Кошлар ишегалдында яки урамда йөрергә тиеш түгел. Алар йөри торган әйләнә-тирәне сетка белән әйләндереп алырга кирәк. Кошларга азык калдыклары биргән очракта ул пешерелеп бирелергә тиеш. Кош-кортларны сатып алганда аларнын ветеринар белешмәләре булуы мохим. Хуҗалыгыгызда кош үлсә, аның турында мал табибларына хәбәр итүегез сорала.

   Кош ите яки йомырка сатып алганда ул ветеринар-санитар экспертиза үткән булу мөhим. Кулланыр алдыннан йомырка кабыгы сабынлы су белән юылырга тиеш.

   Кешеләргә үзләре ашау өчен кош йомыркасы – 10 минут, ите 30 минуттан да ким булмыйча 100 гралуста пешәргә тиеш.

   Сәлих Шагиев, Әтнә ветеринар берләшмәсенең баш эпизотолоогы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев