Белдерү!
2021 елның сентябрь башларына Рәсәйдә – 15 очрак кош гриппы теркәлде. Бу- Әстерхан, Төмән, Чиләбе, Дагестан, Краснодар өлкәләре. Соңгы айда кош гриппы Татарстанда якын булган өлкәләрдә дә чыкты (Оренбур, Саратов, Самара hәм иң соңгы очрак Башкортостанның Туймазы районы КФХ “Алтын каз” чыкты). Туймазы безнең Татарстан районы белэн чиктәш. Шуның өчен безгә аеруча сак булырга кирәк. Иң беренче бу өлкәләрдән кош-корт hәм аның продукциясен сатып алмаска.
Шәхси хуҗалыкларда кош-корт ишегалдында яки урамда йөрергә тиеш түгелләр. Алар йөргән әйләнә-тирә сетка белән әйләндереп алынырга тиеш. Үсеп беткән кош-кортларны мөмкин кадәр тизрәк суеп бетерергә кирәк. Үзебезне-үзебез сакламасак, безне беркем сакламас. Бу белдерүне халыкка җиткерсәк яхшы булыр иде.
Районда бүгенге көндә инспекторлар тиешереп йөрделәр, ләкин урамда йөргән кош-кортлар хәйран күренә, hәрберегез шушы белдерүне халык группасына җибәрү сорала.
Нет комментариев