Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа хәбәр иттеләр

Күп балалы гаиләнең статусын билгеләүгә социаль ярдәм чаралары яңартылган

РФ Президентының 23.01.2024 елгы 63нче «Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында»гы Указы нигезендә Россиядә өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә күп балалы гаилә санала һәм чикләнмәгән статус билгеләнә.

Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары өлкән балага 18 яки 23 яшькә кадәр, белем бирү оешмасында көндезге укуы шартларында бирелә.
Дәүләт, аерым алганда, бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле рәвештә пособиеләр һәм түләүләр бирү, хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә ярдәм чаралары күрсәтү, хатын-кызларга картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләүне гарантияли.
РФ субъектларының югары вазыйфаи затларына, башка эшләр арасында, күп балалы гаиләләрне исәпкә алуны, аларга ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирүне һәм өстенлекле тәртиптә социаль ярдәм күрсәтүне тәэмин итү, шулай ук эшкуарлык эшчәнлеге өлкәсендә күп балалы ата-аналарның мәшгульлеген стимуллаштыру чараларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү йөкләмәләре бирелде.
6 яшькә кадәрге балаларны дару препаратлары белән бушлай тәэмин итү; торак коммуналь түләүләр өчен ташламалар бирү; белем бирү оешмаларында бушлай ашау һәм траспорт чараларында түләүсез йөрү кебек социаль ярдәм чараларын билгеләргә киңәш ителә.
Элегрәк РФ Президентының 05.05.1992 елгы 431 номерлы "Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында"гы Указы үз көчен югалткан дип танылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев