Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

17-30 мартка кадәр Татарстан Республикасында «Язгы каникуллар!» дип исемләнгән операция старт алды

Бу елның 2 аенда республикада 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 41 бала җәрәхәтләнгән.

Балалар һәм ата-аналар өчен мөһим искәрмә.

Район юл иминлеге хезмәткәрләре каникул чорында балаларның хәвеф-хәтәрсез булуы өчен бөтен әти-әниләргә игътибарны арттыруны сорый. Балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтү, транспорт хәрәкәт итә торган урыннарда уйнаудан тыю — иминлекне тәэмин итүнең төп шартлары.

17 марттан 30 мартка кадәр   балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән киң масштаблы «Язгы каникуллар» чарасы уза.

Һәлакәткә эләккән балаларның күбесе пассажирлар. Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә җиңел автомобильдә 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта һәм 7 яшькә кадәргеләрне  арткы утыргычта йөртү, аның авырлыгына һәм буена туры килә торган махсус җайланмалар кулланып башкарылырга тиеш. Автоинспекторлар 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә махсус җайланма кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәкләр иминлек каешын эләктерергә тиеш.

Җәяүле балалар катнашындагы 14 юл-транспорт һәлакәтендә 15 яшүсмер җәрәхәтләнгән.

Автоинспекция хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча актив эшне дәвам итәчәк. Мондый хокук бозган өчен административ Кодекс нигезендә өч мең сум күләмендә штраф каралган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев