Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

17 протокол теркәлгән

Юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә җитди карау кирәклеге хакында гел искәртеп һәм язып торабыз.

Әмма юл йөрү кагыйдәсен бозу очраклары гына кимеми. 13 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр район юлларында 17 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Саклану каешын машинага утыру белән эләктереп куярга кирәк икәнен яхшы аңласак та, һаман да игътибарсыз калдырабыз. Юл иминлеге инспекторлары тарафыннан 7 машина йөртүчегә карата протоколлар төзелгән. Каршы як полосага чыгу кебек гамәлләр фаҗигагә китерергә мөмкин икәнен аңласак та, ашыгабыз. Ике машина йөртүче тиеш булмаган урында каршы як полосага чыккан өчен җавапка тартылган. Балаларны махсус урындыкларда йөртү – аларның гомерен саклау өчен иң мөһим шартларның берсе. Әмма бер машина йөртүче бала гомерен куркыныч астына куйган.
Бер атна эчендә 2 юл һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә зыян күрүчеләр юк. Моннан тыш, 3 машина йөртүче техникада иминият кәгазеннән башка гына йөргән. Ә менә 2 машина йөртүче җәяүлеләргә юл бирмәгән.
Юлларда иминлекне тәэ­мин итү өчен юл иминлеге хезмәткәрләре һәрдаим рейдлар үткәрәләр. Һәрбер кагыйдә бозу очрагы тик­шерелә, гаеплеләргә карата тиешле чаралар күрелә.
Иминлек кагыйдәләрен үтәү – һәрберебезнең төп бурычы. Юлларда уяу, бер-беребезгә карата мәрхәмәтле булыйк. 
- Һава торышы да гел үзгәреп тора. Бик тиз караңгы төшә, шуңа күрә җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә игътибарлы булсыннар иде, – дип кисәтәләр юл иминлеге инспекторлары.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев