Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

26 августтан 8 сентябрьгә кадәр “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы уза

Әлеге чара балаларның юллардагы иминлеген кайгырту максатыннан үткәрелә.

Балаларның юллардагы иминлеген кайгырту максатыннан, 26 августтан 8 сентябрьгә кадәр “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы уза.
Быел җиде ай эчендә рес­публика юлларында 225 юл һәлакәте теркәлгән: 8 баланың гомере өзелгән, 242се төрле дәрәҗәдге тән җәрәхәтләре алган. Чаллы, Лаеш, Югары Ослан, Биектау, Актанышта берәр бала, Минзәлә районында өч бала һәлак булган.

Статистика мәгъ­лү­мат­ларына күз салсак, җәйге озын ялдан соң, бигрәк тә август-сентябрь айларында балалар катнашында юл һәлакәтләре арта. Узган елның август-сентябрь айларында 141 юл һәлакәте булган: 4 баланың гомере өзелгән, 147се имгәнгән.

Бер ел эчендә балаларга бәйле юл фаҗигасе очраклары гомуми санның 26 процентын тәшкил иткән. Дәүләт автомобиль инс­пекциясе “Игътибар – балалар!” чарасы кысаларында балалар йөртүче шоферларны тикшерәчәк, җәяүлеләргә юл аша чыгарга комачаулаучыларны ачыклая­чак, Юл хәрәкәте иминлеге оешмасы белән берлектә кием-салымда, мәктәп сумкасында яктылык кайтару элементларын популярлаштыру эшен алып барачак, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү акцияләре уздырачак.

Шуңа күрә дә әти-әниләр дә, балалар да юлда йөргәндә игътибарлы булсыннар иде.

Көндәлек юл иминлеге яңалыклары белән  https://t.me/a903tn  телеграмм каналыннан танышып барырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев