Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

28 кагыйдә бозу очраклары теркәлгән

2 февральдән 9 февральгә кадәр район юлларында машина йөртүчеләр тарафыннан 28 юл кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән.

Район юлларында транспорт белән идарә итүчеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләре бозу очраклары гел күзәтелеп тора. ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан гел тикшерүләр булып тора.

Куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән 8 кешегә протокол төзелгән. Ә 11 йөртүче транспорт белән, гомумән, документларсыз идарә иткән. Шунысын да әйтергә кирәк, бу сан атна саен арта бара. 6 транспортның номерлары укырлык дәрәҗәдә булмаган. Бер машинаны тиешле урынга куелмаган өчен, эвакуатор алып киткән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен санламаган 1 җәяүле административ штрафка тартылган. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 1 йөртүчегә тонировка өчен протокол төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев