Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

34 протокол төзелгән

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиевтан алынган мәгълүматлар буенча, 1723 гыйнвар көннәрендә район юлларында әнә шуның кадәр йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Шулар арасыннан дүрт йөртүче – куркынычсызлык каешын такмый йөргән, өч йөртүченең иминият полисы юк, ун йөртүченең машина номеры укылмый, икесе – документларын өйдә онытып калдырган, җиде йөртүче штрафын вакытында түләмәгән. “Яңа елга кергәннән соң штрафын вакытында түләмәгән 15 йөртүчегә протокол төзелде. Шулар арасыннан бер йөртүчегә суд бер тәүлеккә арест билгеләде”, – ди җитәкче. Исегезгә төшерәбез, штрафны вакытында түләмәгән очракта, аны икеләтә күләмдә түләү, 50 сәгатькә мәҗбүри эшләр яки 15 тәүлеккә кадәр арест каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев