Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ә син штрафыңны түләдеңме?

ЮХИДИ штрафлары түләүнең үз вакыты һәм кагыйдәләре бар.

Административ хокук бозу турында карар чыкканнан соң, кагыйдә бозучыга штрафны түләү өчен 60 көн вакыт бирелә, шул исәптән беренче 20 көн эчендә штрафны 50% итеп кенә түләргә мөмкин.

Әгәр закон тарафыннан билгеләнгән вакыт эчендә түләү башкарылмый икән, 10 көн дәвамында ЮХИДИ штрафын түләү суд приставларына тапшыру турында күрсәтмә чыгарыла. Алар үз чиратында башкарма эш ача, шулай итеп штрафны түләүнең вакыты 70 көнне тәшкил итә.

Элек Әтнә һәм Арча районнары буенча теркәлгән бурычлыларга карата ачылган административ хокук бозу турындагы протоколлар мәҗбүри башкарылу өчен Арча-Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлегенә җибәрелә иде. 2022 елның 1 июненнән исә мондый эшләр Татарстан республикасы буенча суд приставларының Казан шәһәре бүлегендә карала. Аның адресы: 420058, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 58В.Телефон – 8986 720 43 72.

Район суды мәтбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев