Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Җәяүлеләр дә кагыйдә боза

Район Эчке эшләр бү­ле­генең юл иминлеге бү­лекчәсеннән алган мәгъ­­лүматлар буенча, 10 сен­­тябрьдән 15 сентябрьгә кадәр юлларда 18 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән.

Юл йөрү кагыйдәсен бозучылар арасында һәрвакыттагыча иң күп очрак – руль артына утыргач, саклану каешын такмый  йөрү. Шушы аралыкта 9 машина йөртүче җавапка тартылган. Өч машина йөртүченең автомобиль пыя­лаларын тонировкалау тиешле дәрәҗәдә булмаган. Машина йөртүчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә каядыр ашыга. Тиешсез урыннан юл аркылы чыкканнары өчен ике җәяүле штрафка тартылган. Соңгы вакытта, җәяүлеләр тарафыннан кагыйдә бозу очраклары ешайды. Кызганычка каршы, әлеге очраклар үлем белән тәмамлана. 
– Көннәр кыскарды, тиз караңгы төшә. Җәяүлеләр дә игътибарлырак булсыннар. Юлларда йөргәндә яктылыкны кире кайтару элементларын куллансыннар иде, – дип кисәтәләр юл иминлеге инс­пекторлары.   
Моннан тыш, бер машина йөртүчегә, алдагы транспортны узарга теләп, тиеш булмаган урында каршы як хәрәкәт полосасына чыкканы өчен протокол төзелгән. Шулай ук әлеге аралыкта ике шофер исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүдә шикләнелеп, юл иминлеге инспекторлары тарафыннан тоткарланганнар. 
Тагын бер кагыйдә бозучы, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәннән соң да, руль артына утырган. Мондыйлар хакында, ана сөте белән кермәгәнне тана сөте белән керми инде, дияргә генә кала. 
Көз аена кердек. Тиз караңгы төшә. Шуңа да юлларда игътибарлы булыйк.      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев