Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Җәяүлеләр дә кимен куймый...

Апрель аена кердек. Юл хәрәкәте кагыйдәләре тагын да күбрәк игътибар, төгәллелек сорый торган чор бу.

Район автоинспекциясеннән алган, 25 март-1 апрель көн­нә­рендәге юл йөрү белән бәйле кагыйдәләрне бозу очракларын күзаллагач, әнә шундый фикер туа.
Беренче чиратта җәяүле кагыйдә бозучыларның артуы шомландыра. Узган бер атнада шул сәбәпле 4 җәяүле админис­тратив җаваплылыкка тартылган. Әлбәттә, хәзер аяк асты таймый, алдан техника килгәнче чыгып өлгерергә була дип акланучылар табылыр. Әмма бит юлдагы техника да акрын бармый... 
Ни кызганыч, машинада куркынычсызлык каешын такмыйча йөрүчеләр кимеми. Киресенчә, арталар бугай. Бу көннәрне шундый 24 очрак теркәлгән. Ул гына да түгел, 2 баланы махсус креслога утыртмыйча бару очрагы да ачыкланган. Кабат кызганыч сүзен кулланырга туры килә, 1 йөртүче телефоннан сөйләшеп барганда тоткарланган. Телефоннан сөйләшеп бару – игътибарны читкә юнәлтә торган куркыныч кагыйдә бозуларның берсе булуын онытырга һич ярамый.
Юлда административ штрафын вакытында түләмәгән 1 йөртүче дә ачыкланган. Артык зур булмаган кагыйдә бозу дип санасак та, машинада тонировкасы тиешле нормадан зур булган хәлдә йөрүне дә һич акларлык түгел. Авариягә илтүче кагыйдә бозуларның берсе бу. Узган атнада шундый 5 очрак теркәлгән. Моннан тыш районыбыз юлларында иминият белешмәсе булмаган 3 йөртүче тоткарланган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев