Арчада юл һәлакәтенә очраган машинада бер яшьлек бала да була
Юлда сак һәм игътибарлы булыгыз.
8 гыйнварда кичке 5 тулып 9 минутта Казан-Малмыж юлының 55 км+750 метрында, якынча Иске Чүриле белән Кәдрәк арасында, юл-транспорт һәлакәте булды.
Казан ягыннан кайтучы "ВАЗ-2114" автомобиле каршы як полосага чыга һәм каршыга килүче "BELGEE X50" автомобиле белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә, "ВАЗ-2114" машинасы белән идарә итүче авыр тән җәрәхәтләре алып Арча үзәк хастаханәсенә озатыла.
"BELGEE X50" машинасын йөртүчесе, пассажиры (хатыны) төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре ала. Машинада аларның бер яшьлек балалары да була. Бәхеткә, сабыйга зыян килми. Табиблар, тикшергәннән соң, өчесен дә өйләренә кайтарып җибәрә.
Бу хакта безгә Арча эчке эшләр бүлегенең ДАИ бүлекчәсе начальнигы Рөстәм Хәкимов хәбәр итте.
Юлда сак булыгыз. Сезне өйдә зарыгып көтүләрен исегездән чыгармагыз. Кемнеңдер кагыйдә бозуы, ашыгуы нәтиҗәсендә бер гаепсез кешеләр дә зыян күрергә мөмкин. Шул турыда да онытмагыз.
Арча хәбәрләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев