Ашыгабыз, чабабыз...
Яңа елны башлап кына җибәрдек. Әмма ике атна эчендә 17 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Районның юл иминлеге бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, кагыйдә бозучылар да, исерек килеш руль артына утыручылар саны да кимеми. Иң куркынычы тиешсез урыннан алдагы техниканы узарга тырышу нәтиҗәсендә килеп чыккан юл һәлакәтләре. Яңа ел бәйрәмнәрендә дә республика юлларында һәлакәтләр булып, аларда кеше гомерләре өзелде.
Юл иминлеге инспекторларыннан алган мәгълүматларгә күз салсак, районда да 4 машина йөртүчегә тиешсез урында алдагы техниканы узарга тырышканнары өчен протоколлар төзелгән. Моннан тыш, 4 юл һәлакәте теркәлгән. Шулай ук 4 машина йөртүчегә иминият кәгазе булмаган килеш йөргәннәре өчен җавап тотарга туры килгән. 3 кеше һәрвакыттагыча саклану каешын такмаган. Аллаһы сакласын инде, ярый ла штраф белән генә котылып кала алсаң. Хәвеф-хәтәр килеп чыкса, ни буласын уйларга да куркыныч.
Ә менә “батыр йөрәкле” – исерек килеш руль артына утыручыларны кем дип атарга да белгән юк. Ике атна эчендә юл иминлеге инспекторлары тарафыннан исереклектә шикләнелеп 2 машина йөртүче тоткарланган. Аларга соңгы карарны суд билгеләячәк.
Һава торышы гел үзгәреп тора, шуңа да юлларда игътибарлы булырга кирәк. Аяк асты бозлавык. Иң мөһиме – тиешле тизлекне сакларга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, җәяүлеләргә киемнәрендә яктырткыч элементлар тагарга киңәш итә районыбызның юл иминлеге инспекторлары.
Һәркайсыбыз исән-сау булыйк. Гомер бик кадерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев