Әтнә юлында исерекләр арта
Юл иминлеге

Әтнә юлында исерекләр арта

11-18 сентябрь көн­нә­рендә ра­йоныбыз юлларында исе­реклеккә шик­ләнеп, 3 транспорт йөртүче тот­карланган.

Моннан тыш, 1 машина иясе үзе йөртүче хокукыннан мәхрүм булган хәлдә, техникасын исереклеккә шикләнелүче кешегә биргән. Аңлашыладыр, юлларда саклыкны икеләтә арттырырга кирәк: юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, төрле һәлакәт оештыручыларның шактый өлеше – исерек йөртүчеләр. Соңгыларына хәзер суд каршында җавап тотарга туры киләчәк.
Гомумән алсак, узган 7 көндә автоинспекторлар тарафыннан барысы 16 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Аерым алсак, бу чорда куркынычсызлык каешы такмыйча йөргән 9 йөртүче тоткарланган. 


Нет комментариев