Әтнә юлында таныклыгы булмаган йөртүче юл иминлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланды
Тоткарланган автомобиль «штраф-стоянка»га озатылды.
Бүген Әтнә юлында хокукны бозу факты теркәлде. Идарәнең хәрәкәт иминлеге бүлеге хезмәткәрләре транспорт чарасын тоткарлап, йөртүчедән таныклык таләп иттеләр. Ләкин йөртүченең транспорт чарасын идарә итү хокукы раслаучы таныклыгы булмаганы ачыкланды.
Хәзер бу хакта административ эш ачылган, җәза чарасы күреләчәк.
- Хокукый таныклыксыз йөргән өчен җәза (зур штраф, машинаны тоту) каралган. Шулай ук, йөртүче үзенең һәм башкаларның иминлеген куркыныч астына куя. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк, дип хәбәр итте районның автоинспекция җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев