Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Әтнә районы юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары балалар бакчасында

Балалар белән уздырылучы чараларның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү, аңлату.

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатларында 15 сентябрьдән Татарстанда “Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы” башлануы турында язган идек. Атналык 21 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.  Шул максаттан  Әтнә районы юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары Олы Әтнә, Олы Мәңгәр балалар бакчаларында  очрашу уздырдылар.

Әлеге чаралар барышында инспекторлар сабыйларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек аңлавын тикшерделәр. Күп кенә балалар юл билгеләрен, светофор сигналларын һәм җәяүлеләр өчен билгеләнгән урыннарны яхшы белделәр. Әмма шулай да кайбер урыннарда аңлашылмаучылыклар да очрады, шуңа күрә инспекторлар кагыйдәләрне тагын бер кат аңлатып, мисаллар китерделәр.

Сабыйлар погонлы абыйларын игътибар белән тыңладылар.

Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары очрашу барышында тәрбиячеләргә дә мөрәҗәгать иттеләр. Алар балаларга юлда дөрес тәртип үрнәге күрсәтергә, алар белән бергә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә һәм һәрвакыт игътибарлы булырга чакырдылар. Тәрбиячеләр бит үзлре дә әти-әниләр. Шуңа күрә әти-әниләрнең җаваплылыгы балаларның тормышын саклауда бик мөһим роль уйный.

Балалар бакчаларында узган очрашулар, кызыклы чаралар балаларның кечкенәдән юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрен арттырырга, юлда үз-үзеңне тоту культурасын формалаштырырга ярдәм итте. Инспекторлар балалар белән аралашуның мөһимлеген ассызыкладылар һәм мондый чараларның алга таба да дәвам итәчәген белдерделәр.

"Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы" тәмамланганнан соң да, районда юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган дәресләр, әңгәмәләр һәм викториналар уздыру дәвам итәчәк. Максат - һәр баланың юлларда үз куркынычсызлыгын тәэмин итә алуына ирешү. Юлларда сак булыйк!

Балалар актив катнаштылар, күп төрле сораулар бирделәр һәм аларга җавапларны бергә таптылар.

Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе инспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев