Бу вакыт эчендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен махсус рейдлар оештырылачак
Операциянең төп максаты — автомобильдә йөргәндә каеш такмавын контрольдә тоту, шулай ук балаларны махсус утыргычларда йөртү кагыйдәләрен тикшерү.
Әгәр йөртүче каеш такмаган очракта, ул административ җаваплылыкка тартылачак. Әмма төп максат — штрафлар җыю түгел, ә юллардагы һәлакәтләрне киметү. Статистика буенча, каеш таккан водительләрнең имгәнү куркынычы бермә-бер кимрәк.
Операция нәтиҗәләре 9 сентябрьдә йомгакланачак. Хокук сакчылары узган елгыдан күрсәткечләрне яхшыртырга өметләнә. Иң мөһиме, һәр автомобиль йөртүче үз сәламәтлеге өчен җаваплылыкны тоярга тиеш, чөнки каеш — ул гади формальлек түгел, ә тормышны саклау чарасы.
Нет комментариев