Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Әтнәдә 57 машина йөртүчесе тоткарланган

ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиевтән алган мәгълүматларга караганда, 10-16 июль көннәрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, барысы 57 йөртүче тоткарланган.

Югарыда искә алган исереклеккә шикләнелүчедән тыш, куркынычсызлык каешы такмыйча йөргән 23 йөртүче административ штраф түләячәк. Административ штрафын вакытында түләмәүче 21 йөртүче ачыкланган. Хәзер андыйларга да җаваплылык катгый.

Шушы ук көннәрдә 2 автомобильнең тонировкасы тиешледән артык булу ачыкланган, ә 2 транспортның дәүләт теркәү номеры, гомумән, укырлык булмаган. Җәяүлеләр киеменә яктырткыч элементлар беркетү буенча һәрдаим профилактика алып барылса да, әлеге “Тиеш”кә төкереп караучылар да бар. Караңгы төннәрнең берсендә әнә шундый 2 җәяүле тоткарланган.

Районыбыз юлларында 1 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән. Янә 1 йөртүченең хәрәкәтен юл һәлакәтенә таба адым дип бәяләргә була – ярамаган урында алдагы транспортны узарга чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев