Әтнәдә «Автобус» операциясе бара
14 апрельдән 23 апрельгә кадәр автобус операциясе дәвам итә.
Әлеге чорда мәктәп автобусларына һәм пассажирлар йөртә торган автобусларга бигрәк тә зур игътибар биреләчәк.
Әлеге чаралар автобус шоферлары тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуны киметү максатыннан эшләнә.
Шушы ике көндә 8 автобус тикшерелде, бер закон бозучыга протокол төзелде.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк, дип хәбәр итте районның автоинспекция җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев