Әтнәдә “Бала - төп пассажир!” дигән профилактик чара үтә
Әлеге чара 14 июльдән 24 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
“Бала - төп пассажир!” профилактик чарасы кысаларында, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе балигъ булмаган пассажирларны йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны булдырмау буенча чаралар комплексы үткәрәчәк.
Дәүләт автоинспекциясе 7 яшькә кадәрге балаларны автомобильнең теләсә кайсы утыргычында, шулай ук 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта йөрткәндә махсус автокресло куллану кирәклеге турында искә төшерә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен куркынычсызлык каешын куллану мәҗбүри.
Игътибарлы булыгыз, дип кисәтә районның юл иминлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев