Әтнәдә буген юл һәлакәте теркәлде
Ике автомобильгә дә механик зыян килгән.
Буген сәгать 1 тулып 50 минутта Кулле Киме юлында юл һәлакәте теркәлде. Kia автомобиле йөртүчесе рульдә килеш йоклап китә. Нәтиҗәдә Škoda автобиленә бәрелеп юл һәлакәте килеп чыга. Ике автомобильгә дә механик зыян килгән.
Юл - тәҗрибәле шоферлардан да, яңа гына руль артына утыручылардан да уяулык таләп итә..
Игътибарлы булыгыз, дип кисәтә районның юл иминлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев