Әтнәдән Күшәргә килүче «Лада гранта» автомобиле йөк ташучы ат арбасына килеп бәрелә
Бүген төнлә 2.20 минутта Әтнә белән Күшәр авылы арасында юл һәлакәте булды.
Әтнәдән Күшәргә килүче "Лада гранта" автомобиле тизлекне саклап бетермичә йөк ташучы ат арбасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә автомобильгә дә, ат арбасына да зыян килгән. Ат имгәнгән.
Кешеләргә әйбер булмаган. "Юлларда йөргәндә игътибарлы булыгыз" дип кисәтә районның юл иминлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев