Әтнәдә бүген юл һәлакәте теркәлде
Бәхеткә, олы юлдан килүче машиналар булмаган.
Бүген Әтнәдә юл һәлакәте теркәлде. Югары тизлектә килгән Киа К5 автомобиле идарә итүен югалтып, юл билгесенә (дорожный знак) килеп бәрелә. Нәтиҗәдә Киа К5 автомобиле хуҗасының үзе өчен дә, җәмгыять өчен дә килгән зыяны аз түгел.
Мондый хәлләр, кызганычка, районның башка юлларында да кабатланырга мөмкин, шуңа күрә һәр шоферның уяу булуы, тизлек режимын үтәве һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәве бик мөһим.
- Бу вакыйга бер кисәтү генә. Юл – ул куркынычсызлык, җаваплылык һәм игътибарлылык таләп итә торган урын. Һәрбер транспорт чарасы хуҗасы үзенең гамәлләренә җаваплы карарга тиеш, чөнки бер хата, яки бер игътибарсызлык, кайвакыт гомергә төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, - дип кисәтә районның юл иминлеге инспекторы Ренат Мөхтәзиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев