Әтнәдә дә очраштыргалыйлар
Сентябрь ае районыбыз юлларында исерек хәлдә транспорт руле артына утыруда шикләнелүчеләрнең тагын да артуы белән башланды. Көз галәмәте, күрәсең.
Автоинспекциядән алган мәгълүматларга караганда, 3-9 сентябрь көннәрендә шундый 2 транспорт йөртүче ачыкланган. Соңгы нәтиҗәләргә карасак, аларның сан күрсәткече элеккедән бермә-бер артып киткән шул. Әле бу гына да түгел, шушы ук чорда транспортта “права”сыз йөрүче 1 кеше ачыкланган, мөгаен, югарыда искә алган сәбәп белән “колак каккан” булгандыр...
Җәяүлеләр кичүендә аркылы чыгучыларны туктатырга теләмәүче 1 йөртүче дә административ җаваплылыкка тартыла. Шул ук вакытта тиеш булмаган җирдә автотранспорт юлын аркылы чыккан 1 җәяүле дә административ штрафка тартыла.
Янә автотранспорт ияләренә килсәк, 1 машина алдагы транспортны узарга теләп ярамаган хәлдә каршы як юлга чыккан.
Моннан тыш, 7 автотранспортның тонировкасы тиешледән артык булган. 2 автомашинада йөртүчеләр куркынычсызлык каешы такмыйча йөргәннәр, шулай ук 2 баланы махсус утыргычка утыртмаганнар – алар да җавапка тартылганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев