Әтнәдә яңа операция башланды
Районыбыз юлларында 24 июньнән 3 июльгә кадәр «Җәяүле кичүе» (Пешеходный переход) операциясе башланып китте.
Әтнә районы юлларында җәяүле кичүе (пешеходный переход) операциясе башланып китте. Бу көннәрдә район территориясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, җәяүлеләр һәм транспорт чараларының хәрәкәтен көйләү максатыннан махсус чаралар үткәрелә.
Рейдлар барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән шоферлар һәм җәяүлеләр ачыклана, алар мондый хокук бозуларның мөмкин булган куркынычлары турында кисәтү ала.
Операциянең төп максаты – юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, бигрәк тә җәяүлеләр катнашындагы аварияләрне булдырмау. Юллардагы җәяүле кичүләренең торышы да тикшерелә. Аларның җитәрлек дәрәҗәдә яктыртылуы, күренеп торуы, тиешле юл билгеләре һәм разметкасы булуы игътибар үзәгендә.
Әтнә районының юл инспекторлары бу көннәрдә һәр җәяүле кичүендә профилактик эш алып барачак. Шоферлар һәм җәяүлеләр белән аралашып, аларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев