Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Әтнәдә юл һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле вафат булды

Әлеге фаҗига буенча тикшерү эшләре бара.

2 декабрь көнне 19.10 минутта Олы Әтнә Күлле Киме авылы юлында юл фаҗигасе була. «Киа» автомобиленең 23 яшьлек йөртүчесе  Күәм авылында җәяү барган хатын-кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә, җәяүле урында ук вафат була.

Беренчел мәгълүматларга караганда, хатын-кыз юл йөрү кагыйдәләрен бозып, юлны тиеш булмаган урында аркылы чыга. Бүгенге көндә әлеге юл фаҗигасе буенча тикшерү эшләре бара.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов:

- Һава торышы болытлы булу сәбәпле, көннәр бик караңгы. Юллар пычрак, кичке якта да күз күреме бик начар. Шуңа күрә дә, машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә юлларда бик игътибарлы булырга киңәш ителә. Машина йөртүчеләргә тиешле тизлекне сакларга, җәяүлеләргә яткырткыч элементлар куеп йрергә кирәк. Әлбәттә инде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә. Хәвеф-хәтәр аяк астында, диләр. Ашыкмыйк. Ашыгулар һәлакәткә илтә, – дип район халкын кисәтеп үтте.

Юлларда игътибарды булыйк. Юл йөрү кагыйдәләрен үтик!

18+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев