Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Әтнәдә юл-транспорт һәлакәтләре арткан

Узган бер атнада транспорт йөртүчеләр тара­фыннан 22 юл йөрү ка­гый­дәләрен бозу очрагы теркәлгән. Бу хакта район автоинспекторлары хәбәр итте.

Аерым алсак, бу көннәрне куркынычсызлык каешы такмаган 10 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Моннан тыш, куркынычсызлык каешын эләктермәгән 1 пассажир да җавап тоткан.
Шушы ук көннәрне транспорт руле артында телефоннан сөйләшеп барган 1 йөртүче дә тоткарланган. Шулай ук машинадагы пыяла тонировкасы нормадан күбрәк булган 2 йөртүче дә административ җаваплылыкка тартылган.
Ә менә 1 транспорт чыганагы дәүләт теркәлү билгесен укып булмау сәбәпле туктатылган. Шулай ук 1 йөк машинасы кисәткән юл билгесен санламаган, хәзер җавап тотачак.
Юл-транспорт һәлакәтләре күп теркәлгән бу атнаны. Бу, мөгаен, карның мул итеп явуы сәбәпле, транспорт юлларының начараюына да бәйледер. 4 шундый очрактан тыш, “главный”дан килүчегә юл бирмәү сәбәпле 2 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән. 
Юлларда сак һәм һәрвакыт игътибарлы булыгыз, тизлекне арттырмагыз.
Үзегезнең һәм баш­ка­ларның гомеренә зыян ки­термәгез. Юлларда иминлек – һәрберебезнең җа­ваплылыгы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев