Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Әтнәдә юл-транспорт һәлакәтләре кимеми

Район автоинспекциясеннән алган мәгълүматларга караганда, 9-15 июль көннәрне юлларда 15 административ закон бозу очрагы теркәлгән.

Кызганычка каршы, арадан 1 транспорт йөртүчене алкоголь куллануда шикләнеп тоткарлаганнар. Хәзер аңа да суд залында җавап тотарга туры киләчәк. Шунысы да бар – исереккә диңгез тубыктан диләр – ул кабат руль артына утырырга мөмкин. Ә инде бу очракта административ җәза җинаять җәзасына әйләнә, иректән мәхрүм ителергә дә мөмкин.

Шушы ук чорда 3 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән. Ни сәбәпледер, мондый төр фаҗигаләр бераз арткан. Соңгы арада бензин өзеклеге туу сәбәпле киресенчә булырга тиеш кебек, югыйсә.

“ДТП” сәбәбе автомобильдә тонировканың тиешледән артык булуы белән дә бәйле. Чынлыкта, тонировка үзе турыдан-туры сәбәп түгел, әмма юл фаҗигасе факторы. Ул күрүне начарайта, ә инде катлаулы юл шартларында, әйтик, төнлә һәм явым-төшем вакытында мондый фаҗига туу мөмкинлеге нык арта. Ә районыбыз юлларында 6 машинаның тонировкасы тиешледән артык буларак тоткарланган.

Күпме генә язуга, мәкаләләребездә гел кисәтүгә карамастан, куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрүчеләр саны да кимеми. Шундый 4 транспорт йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Шушы ук чорда административ штрафын вакытында түләмәгән 1 йөртүче дә ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев