Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Әтнәдә кабат исерек йөртүче

Автоинспекциядән алган мәгълүматларга караганда, 2-8 июль көннәрне районыбыз юлларында 33 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.

Инде бер тенденциягә әйләнде бугай – бу көннәрне дә транспорт йөртүчеләрнең зур күпчелеге куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрү нәтиҗәсендә тоткарланган. Шундый 19 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Гомумән, бу төр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу районыбызда бик киң җәелде. Югыйсә, куркынычсызлыкның бик мөһим элементы бит бу.
Шушы ук аралыкта 4әр машинаның тонировкасы тиешледән артык булган һәм иминият белешмәләре булмаган. Ни кызганыч, бу көннәрне 2 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән.
Бу чорда кабат 1 исерек йөртүче тоткарланган. Шулай ук балалар өчен махсус утыргычы һәм машинада тахографы булмаган, моннан тыш автотранспорт юлын тиеш булмаган урында аркылы чыгарга маташкан берәр кеше тоткарланып, административ җаваплылыкка тартылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев