Әтнәдә кабат юл-транспорт һәлакәте
Автоинспекция җитәкчесе Айнур Ямалиевтән алган хәбәрләргә караганда, 20-26 ноябрь көннәрендә районыбыз юлларында 21 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
10 транспорт йөртүче куркынычсызлык каешын такмаган хәлдә тоткарланган. 6 транспорт чарасының дәүләт теркәве номерлары укырлык халәттә булмый. Моннан тыш, 1 машина тиеш булмаган җирдә каршыдагы транспортны узарга чыккан.
Ә бер машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте булгач, тиешле юл билгесен куймаган өчен җаваплылыкка тартылган.
Җәяүлеләр арасында да юл кагыйдәләрен санламаучылар бар. Бу чорда юлны тиеш булмаган урыннан аркылы чыккан 3 җәяүле тоткарланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев