Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Әтнәдә каешсыз йөрүчеләр күп

Узган атнада юл кагыйдәләрен бозган 23 кешегә административ протоколлар төзелгән.

“Узган атнада юл кагыйдәләрен бозган 23 кешегә административ протоколлар төзедек”, – дип хәбәр итте районның автоинспекция җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Кызганычка каршы, 13 йөртүче куркынычсызлык каешы такмаган хәлдә тоткарланган. Үз тормышыңа өстән карау, куркынычсызлык гыйбарәсенә “төкереп карау” билгесе инде бу.  “Узарга ярамый” юл билгесе була торып, алда барган транспортны узган техника ияләренә ни дияргә? Атна эчендә шундый 3 йөртүче җаваплылыкка тартылган. Бу чорда 1 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән.
Шулай ук транспорт юлын тиеш булмаган урында аркылы чыккан 3 җәяүле дә тоткарланган. Мондый бозлавыкта курыкмыйча юлдан килгән машина астына ыргылуны ничек бәяләргә икән?
Кызганычка каршы, шушы 1 атнада административ штрафын вакытында түләмәгән – 1, автомобилендә тонировка тиешледән артык булган 2 йөртүче ачыкланган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев