Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Әтнәдә кагыйдә үтәмәүчеләр кимегән

Көн-төн буран уйнау нәтиҗәсендә юллар бик яхшы булмау сәбәплеме, атналык юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләр саны сизелерлек кимегән.

Шулай да 22-28 гыйнвар көннәрендә 3 тапкыр алда барган транспортны тиеш булмаган урында узарга чыгып, 1 тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә дучар булу очраклары теркәлгән. Югыйсә, буранлы көнне моның бик куркыныч маневр булуын аңламаучылар сирәктер.

Йомшак, димәк тыгызлыгы кимегән карлы юлның үзлеге бозлы юлга якын була. Аз гына кырыйга яки алдагы транспортка этәргеч булса, машинаны берничек тә туктатам димә! Кыскасы, саклыкны бик нык арттырырга кирәк.
Шушы ук көннәрне 4 йөртүченең куркынычсызлык каешын такмыйча, ә 5 йөртүченең иминият кәгазьсез йөрү очраклары теркәлгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев