Әтнәдә «Каршы як полосасы» профилактик чарасы үтә
Әлеге чара 15 июльдән 28 июльгә кадәр дәвам итәчәк, - дип хәбәр итте районның юл иминлеге инспекторлары.
«2026 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыгу аркасында 98 юл-транспорт һәлакәте була, аларда 49 кеше һәлак була һәм 156 кеше җәрәхәтләр ала», – дип белдерәләр ведомствода.
Дәүләт автоинспекциясе искәрткәнчә, юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7 500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган.
Юлларда йөргәндә игътибарлы булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев