«Тоннель» операциясе юл кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү максатыннан үткәрелде.
Алдан искәртеп узган идек, тоннель операциясе 17 март көнне районыбыз юлларында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм Әтнә полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан уздырылды.
Әлеге операция юл кагыйдәсен даими бозучыларны, балаларны махсус утыргычка утырмыйча йөртүчеләрне, җәяүлеләргә җәяүлеләр кичүендә юл бирмәүчеләрне кисәтү максатыннан үткәрелде.
Операция барышында 4 - куркынычсызлык каешы такмаган, 1 - балаларны махсус утыргычка утырмаучы,1 – тонировка, 1 - иминият кәгазенең вакыты чыгу сәбәпле шоферларга беркетмә төзелде.
Мондый күңелсезлекләргә эләкмәс өчен Юл иминлеге инспекторлары сезне юл кагыйдәләрен үтәп йөрергә чакыра.
Нет комментариев