Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Әтнәләр, иминлек юлда булмасаң да кирәк

Бу хәбәр барлык транспорт руле артына утыручылар игътибарына.

Юл хәрәкәте иминлеге каядыр юлга чыгуга гына бәйле түгел, ул бердә уйламаганда, әйтик, капка төбендә ук килеп чыгарга мөмкин. Шундый очракларның берсе турында ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итте. Җиңел автомобиль иясе артка таба чигенеп капка аша ишек алдына керергә уйлый. Әммә аның бу теләгенә капка баганасы каршы төшә. Нәтиҗәдә автомобиль җиңелчә зыян күрә.

Шуңа күрә зинһар сак булыгыз, нинди маневр ясар алдыннан кат-кат уйлагыз. Кыскасы, татар халкы мәкалендәгечә: җиде кат үлчә, бер кат кис. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев