Әтнәләр каеш тагып йөрергә яратмый
Район автоинспекциясеннән алган мәгълүматларга караганда, 20-26 август көннәрендә автоинспекторлар тарафыннан 17 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
Аерым алсак, бу атнада да 11 куркынычсызлык каешы такмаган йөртүче ачыкланган.
Барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның күп өлеше шушы төр закон бозу белән бәйле.
Каеш эләктермәгән йөртүченең куркынычсызлыгы бик нык кимү турында гел кисәтелә югыйсә.
Әллә законга төкереп карыйлар, әллә куркыныч тумауга ышанычлары артык зур... Кайвакыт бер дә көтмәгәндә каршыдагы борылыштан зур тизлектә берәр транспорт килеп чыга – сезгә бәрелмәс дип кем гарантия бирә ала?! Мондый чакта куркынычсызлыгыгызны ике техниканың тизлеген бергә кушып исәпләгез.
Ә инде ике полосалы юлдан хәрәкәт иткәндә бу аеруча куркыныч. Кайвакыт, алдагы техниканы ярамаган урында узып, каршыга чыгучылар очрый.
Бу очракта узарга чыгучы, әлбәттә, зур тизлектә була. Нәтиҗәдә каеш такмаган хәлдә авария булса, исән калуга ышаныч нык кими. Бу чорда да районыбыз юлларында тиеш булмаган урында “обгон”га чыккан 2 машина тоткарланган.
Шулай ук 1 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән. Бу очракта йөртүче куркынычсызлык каешын эләктергәндер дип күзаллыйк…
Моннан тыш, 1 җәяүле тиеш булмаган җирдә автотранспорт юлын аркылы чыккан. Шулай ук 1 кеше машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә руль артына утырган. Бу көннәрдә 1 транспорт йөртүче иминиятләү кәгазе булмаган хәлдә машина руле артына утырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев