Әтнәнең 2 оешма 64 тапкыр юл кагыйдәләрен бозганнар
Юл кагыйдәләрен төгәл үтәү бик күп фаҗигаләрдән саклап кала ала. Әмма аңа “төкереп караучылар” да бар шул.
Халыкта, бер шакшы сыер бөтен абзарны буйый, дигән әйтем бар. Нәкъ шулай. Юл кагыйдәләрен бозучылар аркасында бик күп бер гаепсез кешеләр дә зыян күрәләр.
Татарстан Республикасының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе муниципаль берәмлекләрдә теркәлгән һәм иң күп административ хокук бозулары булган шундый юридик затларның исемлеген матбугатта бирә башлады.
Бу мәкаләдә агымдагы елның 4 аенда юл кагыйдәләрен бозучылар исемлеге бирелә. Әлбәттә, үзебезнең район буенча.
Биредә элекке айлардагы кебек үк безнең 2 оешмабыз бар. “Шахтер” ҖЧҖ – 21, “Регион транс” 43 тапкыр юл кайдәләрен бозганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев