Әтнәдә «Каршы як полоса» операциясе дәвам итә
Юл иминлеге

Әтнәдә «Каршы як полоса» операциясе дәвам итә

15 мартка кадәр районда «Каршы як полоса» операциясе бара.

"6 марттан бүгенге көнгә кадәр районда 4 машина йөртүчегә тиеш булмаган урында каршы як полосага чыкканы өчен протокол төзелде", - дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

 Беренче тапкыр "каршы як полосага" чыксан 5 мең сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Икенче тапкыр кагыйдәне бозсан 1 елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк машина йөртүче.

 


Нет комментариев