“Автобус” операциясе дәвам итә
Юл иминлеге

“Автобус” операциясе дәвам итә

Татарстан республикасында «Автобус» операциясе бара.

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев сүзләренә караганда – 24 апрельдән 3 майга кадәр “Автобус” операциясе бара.

"Автобус" операциясенең максаты юл һәлакәтләрен кисәтү. Операция барышында район юлларында йөрүче автобуслар тикшереләчәк. Бу балалар йөртүче автобуслардан тыш , җәмәгать транспортына, хуҗалык автобусларына да кагыла. 


Нет комментариев