Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Әтнә балалары ЮХИДИ җитәкчесе белән очрашканнар

Мәктәп укучыларының зарыгып көтеп алган җәйге каникуллары дәвам итә.

Җәйге чорда районыбызда балалар өчен мәктәп яны лагерьлары эшли. Биредә төрле кызыклы чаралар еш үткәрелеп тора. Олы Әтнә урта мәктәбендә ял итүче балалар ЮХИДИ инспекторлары белән очраштылар. Очрашуның максаты – тагын бер кат юл йөрү кагыйдәләрен балаларның исләренә төшерү. 
Һәркайсыбыз яхшы аңлый, җәйге чорда балаларыбыз күбрәк үз иркеннәрендә калалар, әти-әни эштә. Юл иминлеге инспекторларының да максаты – балаларыбызны хәвеф-хәтәрдән саклап калу. 
– Җәйге каникуллар вакытында мәктәп яны лагерьларында профилактик чаралар үткәреп торабыз. Бүгенге очрашуда ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев балаларга шәхси мобиль чараларында куркынычсыз йөрү турында сөйләде. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган очракта нинди җаваплылык каралганын аңлатты. ЮИДчылар отряды җитәкчесе Руслан Исмәгыйлев китапханә хезмәткәрләре һәм укытучылар белән берлектә, иң элек, бәйге үткәрделәр. Балаларга төрле сораулар әзерләгәннәр иде. Һәр отряд актив катнашты, – диде Биектау һәм Әтнә районнары буенча юл хәрәкәтен профилактикалау бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина.
Чара барышында Руслан Исмәгыйлев   мәк­тәптән өйгә кайткандагы “Куркынычсыз юл” турында кабат сөйләп исләренә төшереп узды. Шулай ук балалар велосипедта куркынычсыз йөрү осталыкларын да күрсәттеләр. 
ЮХИДИ инспекторлары белән очрашу барышында Олы Әтнә урта мәктәбенең яшь юидчылары «Күренеп тор» про­филактик акциясенә кушылып, руль артында хәрәкәт итүчеләргә ут кайтарткыч элементлары булган жилетлар өлештеләр.
Социаль челтәрләрдән һәм дә газеталардан укып, ишетеп торасыз, җәйге чорда хәвеф-хәтәрләр күбрәк күзәтелә. Алардан саклану тиешле кагыйдәләрне төгәл үтәүдән тора. 
Иң мөһиме – күрәчәк булмасын.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев