Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Бәрәскә юлында юл һәлакәте теркәлде

Әлеге һәлакәт Әтнә-Дөбьяз юлы арасында, Бәрәскә авылына җитәрәк килеп чыга.

Nissan автомобиле игътибарын читкә юнәлтеп, алда барган шундый ук маркалы автомобильгә килеп бәрелә. Ике автомобильгә дә механик зыян килә. 

Әлеге юл һәлакәте тагын бер кат юлларда игътибарлы булуның мөһимлеген искә төшерә. Күпчелек очракта аварияләрнең сәбәбе – машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгы, тизлекне арттыру һәм башка юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу.

Районның юл иминлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев әйтүенчә, көзге-кышкы чорда юлларда хәрәкәт итү аеруча куркыныч булырга мөмкин. Шуңа күрә, машина йөртүчеләргә тизлек режимын саклау, дистанцияне арттыру һәм кинәт маневрлардан качу киңәш ителә.

Моннан тыш, Айнур Ямалиев барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны да юлларда бер-берсенә карата хөрмәтле булырга чакыра. Игътибарлы һәм сак булу – һәркемнең тормышын саклап калырга ярдәм итәчәк. Юл –  шаяру урыны түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев