Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Барысы 21 кагыйдә бозу очрагы булган

15 августтан 21 августка кадәр район юлларында барысы 21 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән.

Юллардагы иминлек, хәрәкәт куркынычсызлыгы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Бүгенге көндә социаль-икътисадый хәлнең торышы, тормыш сыйфатын яхшырту юллардагы вәзгыятькә турыдан-туры бәйле. Тигез, яхшы юллар булгач, кызу, тиз йөрисе килә. Мөмкинлек булгач, яңа чыккан техникалар да кызыктыра. Машина руле артына утырып яки җәяүләп йөрисеңме, иң мөһиме юл йөрү кагыйдәләрен үтәү кирәк.
Әмма күпме генә язып, сөйләп торсак та, кагыйдә бозучылар саны кимеми. Бер атна аралыгында 18 машина йөртүчегә куркынычсызлык каешын такмаган өчен протоколлар төзелгән. Бер шофер руль артында телефоннан сөйләшеп барган өчен тоткарланган. Машина белән идарә иткәндә телефоннан сөйләшүнең нинди фаҗигаләргә китергәнен күреп, ишетеп торабыз, югыйсә. Моннан тыш, 2 җәяүлегә юл аша тиешсез  урыннан чыкканнары өчен протоколлар төзелгән. Бер атна аралыгында 2 вак юл һәлакәте теркәлгән. Зыян күрүчеләр юк. Бер машина йөртүченең машинасында тонировка тиешле дәрәҗәдә булмаган.
Республикада, шул исәптән районда да “Бала – төп пассажир» дигән профилактик чара уза. Әлеге профилактик чара кысаларында юл иминлеге инс­пекторлары машина йөртүчеләрнең кагыйдәләрне төгәл үтәвенә игътибар итәләр.
– Профилактик чара барышында бер машина йөртүче баласын махсус утыргычсыз йөрткәне өчен штрафка тартылды. Бала гомерен куркыныч астына куючыларның һәрвакыт булуы кызганыч әлбәттә, – ди юл иминлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев