Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Бер йөртүченең машинасы «штраф стоянка»га җибәрелгән

Әтнәдә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.

"Рейд барышында барлыгы 6 машина йөртүчегә протокол төзелгән. Ике машина йөртүче саклану каешын такмаган, бер машина тиешсез җирдә каршы як полосага чыккан, бер машина йөртүче җәяүлегә юл бирмәгән һәм тагын бер машина йөртүче юлга машина йортү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган булган. Бер йөртүче исерткеч эчемлекләр куллануда шикләнеп аның машинасы "штраф стоянка"га җибәрелде", - дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Юлларда сак булыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев