Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Бер көндә үлемгә китергән ике юл-транспорт һәлакәте

Әлеге Һәлакәтләр Питрәч һәм Әлки районнарында булган.

5 апрельдә, республикада үлем белән тәмамланган ике юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Питрәч районында BMW автомобиле йөртүчесе алда барган машинаны узарга теләп, каршы як полосага чыккан һәм  ВАЗ автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ автомобиле йөртүчесе һәм аның пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

Шулай ук 5 апрельдә Әлки районында Лада Гранта автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, алда барган машинаны узу максаты белән каршы як полосага чыккан һәм каршыга килүче Мазда автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике машина йөртүчесе дә алган җәрәхәтләрдән юл-транспорт һәлакәте урынында үлгән. Мазда автомобиленең 10 яшьлек пассажиры зыян күргән.

Дәүләт автоинспекциясе барлык кешене юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/yaalyklar/ber-konda-ulemga-kitergan-ike-iul-transport-halakate

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев