Биш машина йөртүче штрафларны вакытында түләмәгән
Юл иминлеге

Биш машина йөртүче штрафларны вакытында түләмәгән

Әтнәдә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.

"Рейд барышында 12 машина йөртүчегә протокол төзелде. 2 автомашинаның дәүләт теркәү номеры укырлык дәрәҗәдә булмаган,  2  очракта ОСАГО – автоиминият кәгазе булмаган, 5 машина йөртүче штрафларны вакытында түләмәү ачыкланган, бер кеше документларын өйдә онытып калдырган булган һәм 2 машина йөртүче куркынычсызлык каешын такмаган өчен протокол төзелде", - дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

ЮХИДИ: юл транспорт һәлакәте булса, бердәм ашыгыч хезмәтнең 112 телефон номерына мөрәҗәгать итү кирәклеген искә төшерә.


Нет комментариев