Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Бозлавык – игътибарлы булыгыз

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиевтан алынган мәгълүматлар буенча, район юлларында узган атна барышында барлыгы 32 административ хокук бозу очрагы теркәлгән.

Шулар арасыннан, өч йөртүче – иминият полисы булмау сәбапле, тагын өчесе – юл билгесе таләбен үтәмәгән өчен, икесе – тизлекне тиешледән арттырганга, бер йөртүче – каршы як полосага чыккан өчен җаваплылыкка тартылган. Бер вак юл һәлакәте теркәлгән. Номерлары пычрак булган унҗиде йөртүчегә дә административ штраф салынган. “ Юлларда бозлавык, игътибарлы булыгыз”, – дип кисәтә бүлекчә җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев